Нурсолтан Назарбаев яңа мөддәткә сайланырга җыена

Нурсолтан Назарбаев

Казакъстанның хәзерге президенты Нурсолтан Назарбаев 26 апрельдә вакытыннан элек булачак президент сайлауда катнашырга җыена. Бу хакта ул "Нур Отан" ("Ватан Нуры") фиркасенең чираттан тыш үткәрелгән 16нчы корылтаенда белдерде. Бу фиркагә ул үзе җитәкчелек итә.

Элгәре Казакъстан үзәк сайлау комиссиясе биш кешенең намзәт булып теркәлүен атады. Аскар Сыргабаев, Сафиолла Алдажанов, Лимана Койшиева, Бахыт Абдукаримов, Сухраб Аминжановичны, күзәтүчеләр фикеренчә, илдә белмиләр. Алар хөкүмәттә югары урыннарда утырмаган.