Уфа саммитларга әзерләнә

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстан ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерләнә. Республиканың капкасы – Уфа һава аланында халыкара терминалда эшләр тәмамланды диярлек. Багажны эшкәртү корылмалары, төрле очкычларны хезмәтләндерүгә сәләтле өч телескоплы трап куелды. Әле барлык корылмалар сынау үтә. Тиздән һава аланында Русия чиген үтү пунктын җиһазландыру да тәмамлана. Аэропорт бинасының гомум мәйданы 16 мең квадрат метрдан артык. Ул сәгатен 800 кешене хезмәтләндерә ала. Уфа аэропорты хезмәтләре белән әле 40-ка якын авиакомпания куллана.