Татарстан мәчетләрендә янгында һәлак булганнар рухына дога кылалар

Татарстандагы зур мәчетләрдә җомга намазларында "Адмирал" сәүдә үзәгендә һәлак булганнар рухына дога кылалар. Татарстан диния идарәсе матбугат хезмәте белдерүенчә, мөфти Камил Сәмигуллин имамнарга әнә шундый мөрәҗәгать белән чыккан.