КПРФтан Хафиз Миргалимов Татарстан президенты урынын дәгъваларга җыена

Хафиз Миргалимов

КПРФның Татарстандагы лидеры Хафиз Миргалимов Татарстан президенты урынын дәгъваларга җыена. Бу хакта ул матбугат очрашуында белдерде. Аны КПРФның Татарстан бүлеге бюросы тәкъдим иткән.

Татарстан президентын сайлау 2015 елның 13 сентябренә билгеләнгән. Сәяси фиркаләр генә намзәт тәкъдим итә ала.