Русия түрәләре даруларны бушка яки ташлама белән алачак

Русия түрәләре даруларны бушка яки 50% ташлама белән алачак. Әлеге карарны 17 март көнне Русия президенты Владимир Путин имзалаган, дип яза «Известия».

Ташлама белән дару алучылар исемлегенә меңнәрчә түрәләр өстәләчәк. Бу – министрлар, Дәүләт думасы депутатлары, Федерация шурасы әгъзалары, президент, хөкүмәт идарәсе хезмәткәрләре, Конституция һәм Югары мәхкәмә хөкемдарлары, Русия вәкаләтле вәкилләре, халыкара оешмада Русия вәкилләре, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, Баш прокуратура, тикшерү комитеты, хисап пулаты югары хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары. Шулай ук әлеге вазифалардан лаеклы ялга киткән түрәләр дә дарулар белән тәэмин ителергә мөмкин.

Белгечләр бәяләвенчә, бу ташламалар казнага 10 миллиард сумга төшәчәк.

Кайбер экспертлар әлеге карар җәмгыятьтә киеренкелекне арттырачак дип саный, чөнки бүген ташлама белән дару алучылар проблемнар белән очраша.