Төркия кырымтатарлары мәсьәләсен халыкара оешмаларда күтәрергә ышандыра

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Әнкараның киләчәктә дә кырымтатар хокуклары мәсьәләсен халыкара мохиттә күтәрәчәген әйтте. Бу хакта ул җомга көнне Киевта Украина президенты Петр Порошенко белән очрашудан соң үткән матбугат конференциясендә әйтте.

Эрдоган Украина киләчәктә дә барлык милли һәм дини төркемнәрне, беренче чиратта кырымтатарларын яклар һәм саклар дигән өметтә калуын белдерде.

"Без инде бер ел дәвамында басым астында яшәүче кырымтатарлары хәлен күзәтеп барабыз һәм киләчәктә дә кардәшләребезнең проблемнарын икеяклы сөйләшүләрдә һәм халыкара мохиттә күтәрүне дәвам итәчәкбез", диде ул.