Казанда полиция бүлегендә ир кеше үлгән

Шимбәгә каршы төндә Казанның "Зареченский" полиция бүлегенең тоткарланучылар утыра торган махсус бүлмәсендә 53 яшьлек ир кеше вафат булган. Аның үлеме вакытында янында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә булган.

Элек инде хөкемгә тартылган әлеге ир кешене җәмәгатьчелек урынына исерек килеш чыкканы өчен җомга көнне иртән тоткарлаганнар.

Үлем сәбәпләрен тикшерү бара дип хәбәр итә "Интерфакс". Ир кеше йөрәге тотып вафат булу ихтималлыгы әйтелә.