ATR хуҗасы: "Үз ватаныбызда кирәксез калдык"

Your browser doesn’t support HTML5

Дөньяда бердәнбер кырымтатар ATR каналы 1 апрельдән тапшыруларын туктатса да, төрле проектларда эшен дәвам итәчәк. Каналның Украинага күчеп эшләү мөмкинлеге булса да, андый нияте юк. ATR җитәкчеләре Русия кануннары нигезендә теркәлү тырышлыгын дәвам итәргә җыена. Бу хакта ATR медиахолдингы хуҗасы Ленур Ислямов һәм канал мөдире Эльзара Ислямова 31 март Акмәчеттә узган матбугат очрашуында хәбәр итте.