Украина сепаратистларның тынычлык килешүен бозуын белдерә

Луһански өлкәсендәге украин хәрбиләре сызыклары

Русия яклы сепаратистлар Опытное һәм Авдеевка авыллары тирәсенә бигрәк тә көчле ут ачканнар.

Җомга кичке алтыдан төн уртасына кадәр сепаратистлар 20 тапкыр Украина гаскәрләре сызыкларына аткан. Бу хакта Украина хәрбиләренең матбугат үзәге белдерә.

Гранатомет, минометлардан Опытное һәм Авдеевка авыллары тирәсенә бигрәк тә көчле ут ачканнар. Новотроице тирәсенә артиллериядән, Широкино һәм Чермалыктан ерак булмаган җирдә автоматлардан атканнар.

Луһански өлкәсендә Крымски тирәсендә украин хәрбиләре ныгытмаларына ике тапкыр автоматлардан, Суходола тирәсендә шулай ук ике тапкыр минометтан атканнар.

Матбугат үзәге күзләүнең активлашуын белдерә. 27 тапкыр пилотсыз очкыч күргәннәр дип хәбәр ителә.