Смедляев Мостафа Асаба йортындагы тентүне хөкем итә

Your browser doesn’t support HTML5

Кырымтатар мәҗлесенең Үзәк сайлау комитеты башлыгы Заир Смедляев Карасубазар мәҗлесе башлыгы Мотсафа Асаба йортындагы тентүне кырымтатарларны куркыту чарасының дәвамы дип атады. "Болар Кырым халкын, беренче чиратта кырымтатарларны өйләреннән китәргә мәҗбүр итү өчен эшләнә", диде Смедляев.