Русия вице-премьеры Дмитрий Рогозин "Восточный" космодромы төзелешендә акча урлаучыларны "атып үтерергә кирәк" диде.
Вообще за такое надо не сажать, а расстреливать http://t.co/YdW1LCVLDr
— Dmitry Rogozin (@Rogozin) April 16, 2015
Ерак Көнчыгышта "Восточный" космодромы төзелешендә эшләүчеләр Русия президенты Владимир Путин белән 16 апрель булган "туры элемтә" вакытында дүрт ай хезмәт хакы алмаганнарына зарланды. Путин бу хәлне "кабул ителерлек түгел" диде. Күчерелгән акчаның эшчеләргә барып җитмәвен Тикшерү комитеты тикшерсен диде.
"Тын океан күперләр төзү ширкәте" космодром төзелешендә эшләүчеләргә хезмәт хакын ширкәтнең элекке җитәкчесе Виктор Гребневның акча урлавы сәбәпле түли алмаганын белдерде. Төзелеш өчен күчерелгән акчалар "кыйбатлы яхталар, ял итү базасы, бүләккә фатирлар алу һәм Гребневка өч катлы йорт төзүгә" тотылган диелгән белдерүдә. Төзелеш материаллары саткан Юрий Хризманның "Дальспецстрой" ширкәтеннән чимал күпкә кыйбатрак бәядән сатып алынган.
Русия тикшерү комитетының Приморье крае идарәсе Гребневка җинаять кодексының 201нче маддәсе (вазифалары кысаларыннан чыгу) нигезендә җинаять эше ачкан, аның 13 апрельдән яшәгән урыныннан китүе тыелган.
Космодром төзелешенә чималны кыйбатка саткан Хризман да Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе карары белән март ахырында кулга алынды.
Президентының Себер федераль бүлгәсендәге вәкиле Николай Рогожкин Байкал арты төбәгендә чыккан янгыннарда оппозицияне гаепләде.