Казанда милли мәгариф һәм татар теленең язмышы тикшерелде

Your browser doesn’t support HTML5

22 апрельдә "Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен ничек тормышка ашырырга?" исемле түгәрәк өстәл сөйләшүе үтте. Чарада татар теленең бүгенге хәле һәм язмышы, татарча БДИ, Милли университет, һәр район үзәгендә татар мәктәбе булдыру, латин графикасы темалары да күтәрелде.