Русия думасы Җиңүнең 70 еллыгына ярлыкау карарын кабул итте

Русия думасында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ярлыкау карарын 442 депутат хуплаган.

РИА Новости каршылар һәм битарафлар булмаган дип белдерә.

Элегрәк Русия президентының ярлыкау карары җомга йә шимбә көчкә керергә мөмкин дип хәбәр ителгән иде. 60 меңгә кадәр ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр һәм шулай ук 200 меңгә кадәр шартлы рәвештә җинаять җәзасы бирелгәннәр дә ярлыканырга мөмкин дип белдерелә.