Эстрада җырчылары сезонны ябып 9 майга әзерләнә

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда татар эстрадасының төп концертлар сезонын ябу тамашасы узды. Татар җырчы-артистлары 23 апрельдә концерт үтәсе Уникс залына кызыл келәмнәр аша үтте. “Барс Медиа” ширкәтенең матбугат хезмәтеннән Лилия Кадыйрова белдергәнчә, үткән сезонда алар Русиядә 60лап татар концерты куйганнар.