Уфа егете эш хакын кран башына менеп таләп итте

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада бер төзүче кран башында утырып үз максатларына иреште. 27 яшьлек ташчыга гына түгел, ул эшләгән бригадага да хәзер эш хакын тулысынча түләячәкләр. Акча күрмәгән егет эчеп ала һәм үз максатларын дауларга кран башына менеп китә. Ул чак берничә тапкыр 57 метр биеклектән очып төшми. Коткарыучылар, полиция хезмәткәрләре Нәфис Усмановны берничә тапкыр төшәргә үгетләп карый. Әмма ул колагына да элми. Хәтта акча да күрсәтеп карыйлар. Егет төшкәч кенә бу адымга ни өчөн баруын аңлатып бирде. Эш бирүченең аңа бурычы 8 мең чамасы булып чыкты. Башкортостанда кран башына менеп эш хакын таләп итүнең беренче очрагы түгел. Моңа тиклем Дим бистәсендә төзүче кран башына менеп хезмәт хакын таләп иткән иде.