Айдар Хәлим: "Татарны аның мәгарифен бетереп юк итәргә телиләр"

Your browser doesn’t support HTML5

24 апрельдә Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә язучы Айдар Хәлим белән очрашу үтте. Укучыларның әтиләре генә чакырылган бу очрашуны балалар әтиләр турындагы шигырьләр, җырлар белән башлады. Айдар Хәлим татар мәгарифенең халыкны саклап калу өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.