Татарстанда дин һәм милләтара низагларны булдырмау системы төзеләчәк

Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне күзәтү, низагларны булдырмауны күзәтү системын төзергә кушты.

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов имзалаган фәрманда динара һәм милләтара низагларны булдырмау вазифасы мәдәният министрлыгына йөкләнә диелгән. Республикада милләтара вазгыятьне күзәтер өчен район һәм шәһәрләрдә җаваплы вәкилләр билгеләнәчәк, низагларны булдырмау чаралары күреләчәк, диелгән президентның интернеттагы сәхифәсендә.

Министрлык мәгълүматне социологик тикшеренүләр, полиция, статистика, халык мөрәҗәгатьләреннән һәм мәгълүмат чараларыннан җыярга тиеш булачак.

Күзәтү нәтиҗәләре белән хисапны министрлык 25 гыйнвардан да калмый хөкүмәткә тапшырырга тиеш булачак.