Җиңү плакатлары кемнәргә дан җырлый?
Бүгенге Русиядә җиңү бәйрәме яңача бәйрәм ителгәндә күп нәрсәне яңача эшләргә тырышалар. 1945 елда Берлинга барып җиткән солдатларның Рейхстаг диварына язган сүзләре дә яңа плакатта үзгәртелгән. Татарларның, башкортларның һәм башка халыкларның җиңүгә керткән өлешләре инде данланмый. "Урыс дөньясы" төзүче Русиядә хәзер "Урыс халкына дан!" дигән шигар өстен.
Ә элекке плакатта язу башкача булган.
Ватан өчен сугышканнарга дан җырлаучы зур плакатларда да хәзер нигәдер наци хәрбиләре сурәтләнә. Мәскәү янындагы Ивантеевка шәһәрендә ветераннарны һәм сугышта һәлак булганнарны менә шулай зурлыйлар.
Бу кешеләр Советлар берлегенең ике тапкыр каһарманы булган очучы Әхмәтхан Солтан да, шулай ук Советлар берлеге каһарманы Мәгубә Сыртланова да түгел, ә KG71 бомбалау эскадрасының Ju-88 бомбалау очкычында пропаганда материалы өчен фотога төшкән алман очучылары. Ватан өчен менә шулар сугышкан булып чыга.
Русиядә җиңүнең 60 еллыгына да игътибарга лаек шундый плакатлар әзерләнгән иде. Бу плакатта кемнәр хәтере турында сүз бара?
Бу фотолар наци хәрбиләре өчен 1940-1945 елларда Германиядә чыгарылган "Signal" журналыннан алынган.
Шулай итеп, наци солдатлары янында "Һәлак булганнарның хәтеренә лаек булыйк" дигән язу шактый сәер күренә.
Бөек җиңү көне белән котлаучы бу зур плакатта да алман хәрбиләре ачык абайлана.
Оригинал фото.
Барнаулдагы котлау.
Николаевта.
Югарыдагы пальмалы котлауларда без Гуам утравындагы менә шушы американ хәрбиен күрәбез.
Чабаксар халкын котлаучы бу плакатта ватан өчен үлемгә баручы тагын бер кыю солдат.
Оригинал фотода аның наци сугышчысы булуы тагын да ачыграк күренә.
Ухтадагы бу плакатта инде граната атучы алман солдаты янына американ хәрбиләре килеп җиткән.
Менә алар.
Хәрби дуслыкны зурлаучы бу плакаттагы сул фотода Һитлерюгенд үсмерләре.
Һитлерюгенд үсмерләре
Кырымда узган "Җиңү юллары" плакатында фельдмаршал Эрих фон Манштейнның җиңү юллары харитасы күрсәтелә.
Югарыдагы плакатта алман сугышчысын эзләп табыгыз.
"Бөек халыкның бөек батырлыгы"
"Бөек халыкның бөек батырлыгы"
Краснодарда эленгән бу плакат американ инженерларының җиңүгә керткән өлешен зурлый.
Мәктәп укучылары ясаган дивар газетында алманнарның PzKpfw IV танкы.
Воронежда американнарның Walker Bulldog танкы
Алманнарның PzKpfw III Ausf. N. танкына утырган юлбарыс Русияне яратуын белдерә.
Бу безнең җиңү! Бу безнең байрак!
Ә оригинал фотода кем әләме?
Берничә ел элек Муромда булган котлау.
Башка бер иҗат җимеше.
Безнең җиңү.
Американнарның Grumman TBF Avenger торпедалау очкычлары.
Чабаксарда эленгән бу плакатта җиңү коралы күрсәтелә дип уйларга була.
АКШ музеенда алман минааткычы.