ATR кырымтатар телеканалы яңалыкларны интернетта күрсәтә башлады

Яңалыкларны ATRның рәсми сайтында - http://atr.ua/ карарга мөмкин.

Май аеның башыннан ATRкырымтатар телеканалы яңалыклар һәм махсус репортажларны үзенең сәхифәсендә урнаштыра башлады.

Роскомнадзор лицензия бирмәү нәтиҗәсендә, 1 апрельдән ябылырга мәҗбүр булган телеканал гомумән үз эшен туктатмады. Хезмәткәрләр берничә документаль фильм өстендә эшли, аларның берсе “Сугыш балалары” икенче дөнья сугышына, тагын берсе 18 май сөргенлек вакыйгалырына багышлана.