Херсонда кырымтатар телен өйрәнү курслары ачыла

Элегрәк бушлай кырымтатар телен өйрәнү курслары Львовта ачылачагы турында хәбәр ителгән иде.

Херсонда кырымтатар телен өйрәнү курслары ачыла. Аны “Көрәш” кырымтатар мәдәни-спорт хәйрия оешмасы Украина тынычлык яклаучы мәктәп хезмәттәшлеге кысаларында оештыра.

“Көрәш” үзәгендә белдерүләренчә, курслар Балаларны яклау көне, ягъни 1 июньдә Гончаров исемендәге фәнни китапханәдә башланып китәчәк.

Танышу һәм гомум сораулардан соң, украин һәм кырымтатар символикасы белән үз куллары белән эшләнгән шарлар очырачаклар.