"Иске Казан түгәрәк уены" йөзләгән фольклорчыны җыйды

Your browser doesn’t support HTML5

30 май Татарстанның Биектау районы Камай авылында VI "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклор фестиваленең йомгаклау чарасы узды. Әлеге бәйрәмгә республика районнарыннан илле коллектив сайлап алынган иде. Алар милли җыр-бию, авылларда сакланган фольклор үрнәкләрен күрсәтте.