Кырмыскалы Сабантуе

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанда берничә районда Сабантуйлар үтте. Бәйрәм чәчү эшләре тәмамлангач, райондарда гына түгел, калаларда да оештырыла. Кырмыскалы районы Сабантуе һәр елдагыча башкорт-татарлар яшәгән Таусеңер авылы янында оештырылды. Башкала якын булганлыктан монда Уфадан килүчеләр дә бихисап. ШОС һәм БРИКС саммитлары алдынан Уфада төрле халыкара чаралар үтә. Анда катнашучыларны да Сабантуена алып бару карала.