Казанда балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре русча үтә

Your browser doesn’t support HTML5

Июнь башыннан Казанның балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре үтә. Катнаш милләтле бакчаларда балаларның муеннарына Русия байрагын тагып, рус телендә мәктәпкә озаталар, татарча бары җыр-бию генә яңгырый. Башкаланың 213нче балалар бакчасы моңа мисал булды.