"Президент татарча әкият укыса, башкалар да аңа иярәчәк"

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда үткән XII "Нәүрүз" театр фестивалендә русиякүләм билгеле театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский Татарстан президентына татарча әкият укырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу алым туган телне саклау һәм үстерү өчен үтемле ысул була ала.