30 миллион русияләрнең кереме яшәү минимумыннан кимрәк

Яшәү минимумы күләме 9662 сумны тәшкил итә.

Керемнәре яшәү минимумыннан азрак булучы русияләрнең саны 2015 елның беренче кварталында 30 миллионга җиткән. Бу узган елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда, 6 миллион 800 мең кешегә күбрәк.

Дәүләт статистика комитетының 11 июньдәге хисабы мәгълүматларына күрә, беренче кварталда яшәү минимумы узган ел белән чагыштырганда 17,3% арткан һәм 9662 сумны тәшкил итә.