Казанда давыл 200дән артык агачны аударды
Your browser doesn’t support HTML5
16 июнь төштән соң Казанга килгән көчле давыл 200дән артык агачны аударды. Бу хакта шәһәр идарәсе хәбәр итте. Агачларның кайберләре төбе-тамыры белән куптарылып алынган иде. Алар балалар мәйданчыкларына, машина өсләренә, урамнарга ауды. Кешеләргә зыян килгән дигән хәбәр булмады.