Тарихчы һәм икътисадчы Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин вафат

Мәшһүр татар галиме Газиз Гобәйдуллинның оныгы Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин 75 яшендә Мәскәүдә вафат булды.

Эдуард Салман улы Кульпин-Гобәйдуллин - тарихчы, икътисадчы, Шәрыкны өйрәнгән фәлсәфәче иде. Икътисад фәннәре кандидаты, фәлсәфә фәннәре докторы, тарих кафедрасы мөдире, Русия фәннәр академиясенең баш фәнни хезмәткәре, "Тарих һәм замана" исемле журнал авторы иде. Җиде буын социаль-демографик циклларны өйрәнеп язган 300дән артык фәнни эш арасында Алтын Урдага һәм кырымтатарларның XXI гасырдагы тарихына багашланганнары аерым урын алып тора.

1992 елдан бирле Кульпин-Гобәйдуллин ел саен Кырымда "Табигать һәм кеше - социотарих проблемаларына" багышланган халыкара конференция оештыра иде. 2011 елда галим Бекир Чобан-заде исемендәге халыкара бүләккә лаек дип табылды.

Кульпин-Гобәйдуллинның бабасы төрки халыкларның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнгәне өчен атып үтерелгән күренекле татар галиме Газиз Гобәйдуллин. Алар якын дусты танылган кырымтатар галиме һәм сәясәтче Бекир Чобан-заде белән икесе дә 1937 елда атып үтерелгән.

2007 елда Казанда Газиз Гобәйдуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли җыен оештырылды.