Эсперанто урамы исемен үзгәртүгә каршы имзалар җыела

Казандагы Эсперанто урамы бу атнада Назарбаев урамы дип үзгәртелде

Эсперанто урамында яшәүчеләрне "Яблоко" һәм "РПР- Парнас" фиркаләре яклый.

Казанның Эсперанто урамын Казакъcтан президенты Нурсолтан Назарбаев исеменә үзгәртүгә ризасызлык белдереп интернетта имза җыю дәвам итә. Пәнҗешәмбе кич активистлар тырышлыгы белән урамда яшәүчеләрдән имза җыю башлана. Руслан Зинатуллин хәбәр итүенчә, аларга Казан башкарма комитеты Татар филармониясе каршындагы скверда җыелырга рөхсәт итмәгән.

Эсперанто урамында яшәүчеләрнең җыены 55нче йорт каршында узачак дип хәбәр итте Зинатуллин. Интернетта урамның исемен алыштыруга каршы 5 меңгә якын кеше тавыш биргән.