"Татарның сәяси йөзен хәзер Рәфис Кашапов билгели"

Your browser doesn’t support HTML5

3 июльдә Чаллы мәхкәмәсе Рәфис Кашапов эшен карый башлады. Әмма гаепләүче як шаһитләре килмәү сәбәпле мәхкәмә утырышын 16 июльдә дәвам итәргә булдылар. Язуыс Фәүзия Бәйрәмова "Мәхкәмә башланганчы тимер рәшәткә артындагы Рәфис белән берничә сүз алышырга мөмкинлек булды. Шунда "Рәфис энем, сынма, бар дөнья хәзер сиңа карап тора. Чөнки татарның бүгенге сәяси йөзен син, Рәфис Кашапов билгелисең", дидем дип белдерде.