Кизнер татарлары тормышы сүлпәнәйгән

Кизнер авылында матурлап эшләнгән өй

Удмуртиянең Кизнер авылында яшәүче милләттәшләребез татар мәктәбен һәм балалар бакчасын кирәксенмәгән. Милли чаралар үткәрелеп торса да, йөрүчеләр күп түгел. Җирле татар оешмасы туган телне өйрәнү өчен якшәмбе мәктәбе булдырмакчы.

Удмуртия республикасының Кизнер авылында меңгә якын милләттәшебез яши. Аларның күбесе чыгышлары белән Кизнердан ерак түгел Борнак авылыннан.

Милләттәшләребез очрашуга район мәдәният йортына җыелды. Биредәге китапханә мөдире Асия Хәбриева татар оешмасы җитәкчесе итеп берничә ел элек сайланган. Җыелып аралашу өчен урын бар. Шулай да татарлар элеккеге еллардагы активлыгын бераз югалтты дигән фикерләр ишетелде. Бәлки моңа күп еллар Кизнер авылы башлыгы булып торган Вагыйз Әүхәдиевнең лаеклы ялга китүе дә сәбәп булгандыр. Элек күп чараларны оештыруда Кизнер хакимияте ярдәм иткән. Татар оешмасы хакимияттә милли эшләр бүлеге җитәкчесе Елизавета Петрова тәкъдиме белән оешкан.

Очрашуда. Вазыйз Әүхәдиев (у)

"Безнең районда Юга дигән татар авыл бар иде. Ул хәзер юк. 1992-93нче елларда милли мәсьәләләр буенча Кизнер авылы администрациясендә Елизавета Петрова эшләде. Аның көче белән, аның оештыру сәләтләре ярдәмендә авылда татарларның иҗтимагый җәмгыяте барлыкка килде. Сөйләшеп, планлаштырып, без яңадан Кизнерда элек тә булган Сабантуйларын оештырып җибәрдек. Ул вакытта бик әйбәт, халыкка кирәкле уеннар булды. Шулай итеп Петрова җитәкләгән оешмада без үзебезнең эшебезне алып бардык”, дип искә алды Кизнер авылы башлыгы булып торган, хәзер инде лаеклы ялдагы Вагыйз Әүхәдиев.

Кизнер мәчете

Нәкъ шул чорда, үткән гасырның туксанынчы елларында Кизнерда милләттәшләребез мәчет сала. “Мөселманнар гыйбадәт кылырга аерым торган йортка йөриләр иде. Мәчет кирәклеген халык күтәрде. Авыл хакимияте теләктәшлек белдерде, мәчет төзү өчен урын бирде. Яңа җиргә мәчет салдык. Ул халык акчасына төзелде дип әйтергә кирәк. Ул вакытта эшкуарлар юк иде, дәүләт тә бер тиен дә акча бирмәде. Шулай итеп, халык үзе мәчетне салды. Мәчет бүгенге көндә эшләп килә“, диде Вагыйз әфәнде.

Кизнерда үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләү дә игътибар үзәгендә булды. Авылдагы ике мәктәпнең берсендә татар теле дәресләре укытылды. Дәресләрне башлангыч сыйныф укытучысы Флүрә Мөхәммәдъярова алып барды. Бүген бу эш тукталып калган. Аның сәбәпләрен Вагыйз Әүхәдиев финанслау кимелүе белән аңлатты.

"Дәүләтнең теләктәшлеге җитмидер. Бүтәнчә юктыр. Районның мәгариф бүлегенең хәлләре бик әллә нәрсә түгел. Акча җитми бит инде. Шулай булгач, ул сыйныфларны кыскартып бара торганнардыр. Әле бүгенге көндә безнең күп татар балалары ана телен белми. Ни өчен? Ата-анасы өйләрендә русча сөйләшә. Балалар ничек татарча сөйләшсен? Татар теле югала бара.

– Ихтыяҗ бармы соң?

– Мин бишенче ел пенсиядә. Кеше белән бик очрашкан юк, белмим.

– Элек?

– Мин башта авыл хуҗалыгында эшләдем. Аннан соң авыл башлыгы вазифасын башкардым. Андый сораулар белән килүче булмады. Бар иде мәгариф бүлеге. Алар хәл итәргә тиеш иде бу мәсьәләләрне, дип әйтте Вагыйз Әүхәдиев.

Вагыйз әфәнде авыл башлыгы булып эшләгәндә дә милләттәшләребез ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен татар мәктәбен булдыру, балалар бакчасы кирәк дип бер генә кеше дә мөрәҗәгать итмәде диде.

Кизнер халкы арасында “җылы як” дип йөртелгән районда балалар бакчасында татар мәдәнияте белән таныштыру алып барыла. Әмма ул бакчада хәзер татар балалары санаулы гына икән. Тәрбияче Рәүфинә Закирова ун ел рус һәм удмурт балаларын татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Төрле чараларга килгән татар һәм катнаш гаиләләрдән “Минем баламны шушы төркемгә алыгыз дип сорап килүче булмады”, диде Рәүфинә.

Кизнер балалар бакчасында татар мәдәнияте белэн танышучы балалар чыгышы

Балаларга милли киемнәр булдырганнар. Алар район үзәгендә һәм хәтта республика күләмендә уздырылган төрле чараларда катнаша. Әти-әниләре дә балаларның татар мәдәнияте белән танышуларына шат. Удмурт гаиләләреннән ата-аналар үз халкының милли йолалары, мәдәнияте белән дә шундый дәрәҗәдә эшләр куелсын иде дигән теләк белдерә икән. Тәрбияче Рәүфинә Закированың татар балалары белән эшләргә теләге зур, тик Кизнерның бу “җылы” ягында татар гаиләләре юк диярлек.

Дөрес, өлкән буын туган телендә аралаша, әмма аларның балалары татар телендә укымаган, урыс мохитендә тәрбияләнгән, ана телендә үз сабыйларын гаиләдә сөйләшергә өйрәтә алмый. Минҗиһан ханым Мөхәммәдъярова әйтүенчә, аның балалары Казанда яши. “Алар үз сабыйларын татар гимназиясенә бирергә ниятли, шуңа да нәниләр репетитор ярдәмендә татар телен өйрәнә”, диде Минҗиһан Мөхәммәдъярова.

Татар оешмасы җитәкчесе Асия Хәбриева татар гаиләләреннән балаларга туган телен өйрәтү өчен факультатив яисә якшәмбе мәктәбе ачу турында җирле хакимият белән очрашып сөйләшергә ниятли.

Район мәдәният йортында урнашкан китапханәдә татар телендә китаплар да байтак. Тик аларны да укучы сирәк. Асия ханым Хәбриева үзе дә татар телендә укымаган, әдәби телне белмим дип уфтанып куйды. Әмма татар оешмасы җитәкчесе буларак, халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләренә нигезләнеп төрле чаралар оештыра. Тик тагын проблема – милләттәшләребез ул чараларга күпләп килми. Шуңа да башка милләт вәкилләрен дә чакыралар, чаралар урыс телендә уздырыла.

Кунакларны каршы алу йоласын, Каз өмәсе, Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы кебек чараларны Асия ханым бик теләп әзерләгән. Башка халыкларга да милли йолаларыбызның эчтәлеген аңларлык, ә татарларның милли хисләрен уятырлык итеп уздыра.

"Арабеска" бию коллективы

Кизнер мәдәният йортында милли сәнгатькә игътибар юк түгел. “Арабеска” бию коллективы җитәкчесе Наталья Шакирова татар көйләрен яратып тыңлый икән. “Шундый бер этник музыканы тыңлап, кошлар һәм аучылар образы туды, бию бизәкләрен уйлап таптым, матур гына бию килеп чыкты”, дип уртаклашты Наталья. Дөрестән дә, бик матур бию, сәхнә костюмнары да бик матур.

Татар композиторлары әсәрләренә, халкыбыз көйләренә сәнгать мәктәбендә дә игътибар бар. Әлегә аларны да башка милләт вәкилләре үзләштерә. Әлегә биючеләр дә, музыка уен коралында уйнаучылар да, шигырь сөйләүчеләр дә башка милләт балалары булса, киләсе очрашуларда татар гаиләләрендә үсүче малай-кызлар башкарыр, татар телендә сөйләр дип ышанасы килә.