Төркиядә шартлауда ким дигәндә 27 кеше һәлак булган

Төркиядән Кобани шәһәре күренеше

Сүриядән ун чакрым ераклыкта урнашкан Төркиянең Суруч шәһәрендә шартлауда үлүчеләр бар.

Төркиянең Сүрия белән чик буенда урнашкан Суруч шәһәрендә мәдәни үзәктәге шартлауда ким дигәндә 27 кеше һәлак булган. Төркия эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 100дән артык кеше яраланган.

Көнбатыш агентлыклары белдерүенчә, һөҗүм булган мәдәни үзәк "Ислам дәүләте" оешмасы хәкимлек иткән Сүриянең Кобани шәһәреннән ун чакрым гына ераклыкта урнашкан. Шартлау сәбәпләре тикшерелә.