Уфадагы төзелештә 3 кеше һәлак булды

Your browser doesn’t support HTML5

Уфаның Затон бистәсендәге бер төзелештә өч кеше һәлак булды. Дүрт кеше төзелеш күтәргечендә өскә менгәндә күтәргеч бер якка авып китә. Өч кеше 8 кат биеклегеннән төшеп һәлак була, берсе тәрәзәгә сикереп өлгерә. Әмма аның хәле авыр, ул хәзер хастаханәдә ята.