Раил Гатауллин: Басма тираж кими, интернетта активлык арта

Your browser doesn’t support HTML5

Быелның икенче яртыеллык нәтиҗәләре татар матбугатының тиражы уртача 10-15% кимүен күрсәтсә, Татнет аларның интернетта активлыгы артуын әйтә. Татар интернетын өйрәнү вакыфы рәисе Раил Гатауллин белдергәнчә, аларның да киләчәге билгесез, чөнки үз-үзләрен яшәтү, системалы акча табу юллары язылмаган.