Русиядә милләтләрнең аз гына кыймылдавын да күзәткән система булдырыла

Игорь Баринов

Русиянең милләтләр эшләре агентлыгы башлыгы Игорь Баринов ел ахырына кадәр милли проблемнарны күзәтеп торучы система эшләп китәчәк дип белдерә.

2015 елның 31 мартында оешкан милләтләр эшләре агентлыгы башлыгы, ФСБ полковнигы Игорь Баринов "Коммерсант"ка әңгәмәдә бу оешманың төп максаты дәүләтнең милли сәясәт стратегиясен тормышка ашыру дип әйтә. Баринов әлеге стратегиядәге ике төп юнәлешне аерып ала. Беренчесе – Русия милләтенең бердәмлеген ныгыту булса (русияле милләт ясау - редакция), икенчесе – илдәге халыкларның этномәдәни үсешенә ярдәм итү.

Русиянең 2025 елга кадәр кабул ителгән милли сәясәт стратегиясен белгечләр нигезенә милли республикаларны юкка чыгару, милләтләрне бетереп бердәм русияле милләт ясау идеясе салынган дип тәнкыйтьләгән иде. Баринов та бердәм русияле генә милләт ясау төп максатлары икәнне яшерми.

Аның сүзләренчә, 2015 ел ахырына кадәр илдә милли проблемнарны күзәтеп торучы система да эшләп китәчәк.

"Вакытында "дөрес диагноз" кую өчен хәзер милләтара, динара проблемнарны күзәтүче, анализлаучы һәм фаразлаучы миниторинг системасы әзерләнә. Милли проблемнар – кризисларның, социаль гаделсезлекнең, коррупциянең мәңгелек иярчене. Хәзерге системалар күп очракта вакыйганы булып узгач кына терки. Ә безгә бу проблемнарның кайда һәм ни өчен барлыкка килүен, аның ничек үсәчәген алдан күрү мөмкинлеге тудыра торган система булдыру кирәк", ди Баринов. Аның сүзләренчә, тупланган мәгълүмат анализланып федераль хакимияткә һәм төбәкләргә дә тапшырылып торачак.

Русиянең төбәкләр үсеше министрлыгы 2014 елның сентябрендә бетерелде. Элек бу министрлык милли мәсьәләләрне дә бакты. Баринов фикеренчә, ул булган фактларны туплау белән генә шөгыльләнгән, ә яңа система мәгълүматны төрле яклап җыячак һәм төрле чыганакларны чагыштырачак. Муниципаль дәрәҗәдәге оешмалар булган вакыйгалар турында төбәккә, ә төбәкләр милләтләр эшләре агентлыгына җиткереп торачак.

"Без Росстат, ФСБ, ФСО (Русиянең федераль саклау хезмәте), Эчке эшләр министрлыгы, Росфинмониторинг мәгълүматларына да таяна алачакбыз", ди Баринов. Әлегеләр өстенә агентлык халык фикерен белешүләрне дә оештырачак. "Милли республикаларда милләтара мөнәсәбәтләрне социологик тикшерүләргә акчалар күбрәк бирелә", ди ул.

Әлегеләрдән илдә бер генә русияле милләт ясауны максат иткән бу агентлык үзенең мониторинг системасы аша милләтләргә кагылган кечкенә генә вакыйганы да үз файдасына куллану юлына басарга җыена дигән шик туа.

Киләчәктә татар телен, милли мәнфәгатьләрне яклап урамнарга чыккан активистлар урыс теленә, Русиянең берлегенә каршы дип бәяләнергә һәм җәзага та тартылырга мөмкин.

Татар мәктәпләренең кимүе, татарча газет-журналларга язылучыларның азаюы, татар теленең кулланылыштан төшеп кала баруы да әлеге мониторинг системасы ятьмәсе астында булачак. Агентлыкка бу система татарларга телләрен, мәдәниятләрен саклап калу максатында ничектер ярдәм итү юлына басу өчен түгел, ә киресенчә "без дөрес юлда икән" дип нәтиҗә ясау өчен кирәк.

Баринов "Коммерсант"ка әңгәмәсендә системаның "дөрес диагноз" кую өчен кирәклеген белдерә. 2015 елның апрель башыннан милләтләр эшләре агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнгән ФСБ полковнигы, Чечнядә террорга каршы операциядә катнашкан Баринов әлеге система эшләп киткәнче үк, май уртасында милли проблемнарга карата үз диагнозын куя башлады. Аның фикеренчә, кырымтатарларның проблемнары күпертелгән.