Татарстанның җыр һәм бию ансамбле FINA паркында борынгы татар җырларын ишеттерде

Your browser doesn’t support HTML5

5 август Казанда FINA паркында Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Аларны карарга Казан-Арена стадионы янына бу юлы гадәттәгедән күбрәк халык җыелды, күпчелек чыгышлары татарча булды. Ансамбль Казан кунакларына борынгы татар җыр-моңнарын ишеттерде.