Ике мең кеше Казан Кирмәнен кочакка алды

Your browser doesn’t support HTML5

8 август Казанда Кирмәнне кочакка алу флешмобы үтте. Ике меңнән артык казанлы һәм башкалага килгән туристлар кулга-кул тотынып Казан Кирмәне тирәли боҗрага басты. Шәһәргә мәхәббәт белдерү максатыннан "I Help Kazan" төркеме оештырган чара ахырында һавага шарлар очырылды.