Маҗар галимнәре башкорт-маҗар уртаклыгын тикшерә

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортлар белән маҗарларның уртаклыгын тикшерү өчен Башкортстанга Маҗарстан археологларының фәнни экспедициясе килде. Алар Уфа-2 калачыгында табылган артефактлар, эзләнүләр алып барылган катламнар белән кызыксынды. Тарихи мәгълүматларга күрә, элек-электән республика биләмәләрендә маҗарларның ата-бабалары яшәгән. Чит ил тикшеренүчеләре шушы мәгълүматларга да дәлилләр эзли.