АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри иртәгә Һаванага барачак

Гаванадагы АКШ илчелеге

Керри 60 ел эчендә Кубага барачак беренче дәүләт секретаре булачак.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри җомга көнне Һаванага барачак. Ул анда Кубада АКШ илчелеген ачу тантанасында катнашачак. Бу хакта Дәүләт департаментында телефон брифингында хәбәр ителде.

Исемен әйтмәүне сораган югары дәрәҗәдәге дипломат сүзләренчә, бу күп айлык эшкә нәтиҗә булып торачак. Ул шулай ук Кубадагы АКШ илчелеге инде 20 июльдән эшен торгызган дип саналуын әйтте.

Керри 60 елда Кубага барачак беренче дәүләт секретаре булачак.