Уфада һава шарларында ярыштылар

Your browser doesn’t support HTML5

Уфада беренче тапкыр һава шарларында ярыш оештырылды. Такымнар бер чакрым биеклеккә күтәрелеп, төрле күнекмәләр башкарырга, ераклыкка узышырга тиеш иде. Бу вакытта ярышта катнашучыларның якыннары һәм җанатарлары төрле конкурсларда катнашып, багучылардан бүләк отты. Ярышта тәүге урыннарны спортның шушы төре белән даими шөгыйльләнүчеләр – эшкуарлар бүлеште. Оештыручылар шундый чараларны ел саен уздырырга җыена.