Замана фельдфебельләре

Ил җитәкчелеге ризык таптатуны кирәкле эш дип игълан иткәч, фельдфебельләре табылды. Бөтен илдә табылды һәм, бер дә гаҗәп түгел, Апаста да табылды.

"Кеше үзе әшәке ул. Репрессияләр чорында Сталин үзе килеп атып йөрмәгән, кеше бер-берсен әләкләгән".

Шушы фикерне еш ишетергә туры килә. Гаделсезлектән ачынганнар да, якын кешеләренең хыянәтен кичергәннәр дә, түрәләрдән җәбер-золым күргәннәр дә, илдәге тәртипсезлектән туйганнар да еш әйтә аны. Гадел хөкем булса, алай булмас иде дип өметләнгәннәр әйтә.

Шушы сүзләрне ишеткәч үк, бер нәтиҗә ясарга була – алдыгызда “Иптәш Сталинчы”. Ул үзен “сталинчы” дип атамаска да мөмкин, әмма шушы рәвештә Сталин алымнарын хуплаучы кеше сезнең алдыгызда.

Репрессияләрне кешеләрнең әшәкелегенә генә аударып калдыру ул сәяси вазгыятьне аңламау һәм шул рәвешчә Сталин режимын – шул репрессияләр заманын кире кайтарырга бер омтылыш.

Репрессияләрнең сәбәбе итеп “хөсетле” кешеләрне гаепләргә була, әмма бу фаҗиганең төп сәбәбе кешеләрнең әшәкелеге түгел, илнең сәяси җитәкчелеге урнаштырган режим икәнне аңларга кирәк. Төп сәбәп – Сталин һәм аның иярченнәре урнаштырган криминаль кануннарда. Транспорт начар йөрү аркасында эшкә егерме минутка соңга калу, заводта эшләүче яшүсмернең тәҗрибәсезлек аркасында инструментын ватуы, балаларын ашатырга тиешле ананың басудан бер уч ашлык алып кайтуы җинаять дип игълан ителгән, өстәвенә әле Мәскәүдән фәләнчә халык дошманын табарга дигән фәрманнар килеп тора икән, бу кануннарны үтәргә әзер кешеләр һәрвакыт табылачак. Теләсә кайсы илдә теләсә кайсы чорда бар андыйлар. Алар авызлыкланганмы яки кулларында дилбегәме? Менә шуннан чыгып алар яки тыныч яши, яки явыз эшенә керешә

Андый кешеләр үз эшләгәннәренә һәрвакыт аклау эзләячәк һәм табачак та. Кемдер өчен “халык дошманнарын” фаш итү ул эш һәм карьера мөмкинлеге, кешеләрне мыскыл итүдән тәм табучылары да җитәрлек. Берәүләр хөкүмәт кушканга чын күңеленнән ышана. Кайсыларыдыр ил җитәкчелегенең кануннарын үтәүне карьера үсеше өчен куллана. Кайсыберләренең үзен гаепле итеп хис итәсе килми. Хөкүмәт таләп иткәнне үтәп, кырдан кайтучы хатыннарның итәк астын тикшермисең икән, димәк, син бит җинаятьчене яшереп калдыручы булып чыгасың. Җинаятьчел кануннар булган илдә буялмый калуы авыр.

Хәзер шул чорны сагынучылар, гаепне халыкка аударып, җитәкчелекне якларга тырыша. “Вакыты шундый булган”. “Аның каруы, илдә тәртип булган”. Ач ананы төрмәгә утыртып, ач балаларын ятимнәр йортына озатуны тәртип дип санаган Сталинны яклаучыларның башыннан “халык үзе әшәке” дигән фикерне куып чыгарып булмый.

Тагын бер тапкыр “халык үзе әшәке” диючеләрнең фикерләренең ялгышлыгын исбатларга телим. Быелга кадәр чит ил ризыгы агулы һәм кеше организмы өчен зыянлы дип чүплектә сыр һәм каз таптатучылар булмады. Белгородта да таптатмадылар һәм, ни гаҗәп! – хәтта Апаста да таптатмадылар. Әле ике-өч ел элек кенә каз таптаткан тракторчыны кабинасыннан сөйрәп чыгарып, ризыкны кадерсезләгән өчен яңагына ялтыраткан ук булырлар иде. Кимендә адәм көлкесе булып кабул ителер иде ул кеше. Ил җитәкчелеге ризык таптатуны кирәкле эш дип игълан иткәч, фельдфебельләре табылды. Бөтен илдә табылды һәм, бер дә гаҗәп түгел, Апаста да табылды. Каз таптатучы – адәм көлкесе түгел, замана каһарманы.

Бүгенге азык таптатулар үткән гасыр башында мәчетләргә каршы алып барылган көрәшне хәтерләтә. Ул вакытта да манара кисәргә әзер фельдфебельләр табылган. Бөтен кеше күңеле белән моңа каршы булса да, ачыктан-ачык каршы чыгучылар аз булган. Манара кистерүгә каршы чыккан очракта халыкны ату очраклары да билгеле. Ул вакытта да, кылган гамәлләрне акларга тырышканнар – дин ул агу, халыкны агартабыз һәм башкалар.

Бүгенге заман фельдфебельләре дә сәүдә үзәкләрендә маҗар казы, поляк алмасы, алман ите эзләп шымчылык итеп йөрүне үзенчә аклый. Алар агулы, сертификациясез, сәламәтлек өчен зыянлы икән. Сәламәтлек өчен зыянлы булгач, моңарчы дистә еллар буе халыкка поляк алмасы ашатып агулаган ил җитәкчелеген мәхкәмә каршына бастырырга кирәктер алайса? Юк, фикер алышулар ул яссылыкта бармый. Контрабандага каршы көрәшергә кирәк. Бу замана тренды. Карьера ясыйсы, өскә күтәреләсе, артык тир түкмичә эшен күрсәтәсе килгәннәр өчен бер дигән мөмкинлек. Манара кискән адәмнәр кебек үк күңелләре белән юк эш белән шөгыльләнгәннәрен аңлый торганнардыр, әмма анаша саткан бандитны тотуга караганда, Апас кибетендәге казны табу җиңелрәк бит. Эшмәкәрнең мылтыгы юк, башын иеп тик тора. Ирекле фельдфебель булырга теләүчеләр дә буа буарлык – эшмәкәрнең конкурентлары да җитәрлек, байлыгына көнләшеп яшәүче күршеләре дә бар, дөньяга ачулы бәндәләр дә җитәрлек. Үзен кануннар сагында яшәүче дип санаган кешеләргә дә бик авыр. Килеп керә кибеткә балаларны гел дөреслекне сөйләргә өйрәткән бер укытучы. Күрә – пармезан. Хакимиятләргә чагар иде, ризык хакыннан курка, кешене дә рәнҗетәсе килми, чакмас иде, тагын ярамый – бу бит җинаятьне яшереп калу дигән сүз. Нишләргә?

Апас чүплегендә таптатылган казлар, яндырылган помидорлар “Кырым – безнеке” процессының дәвамы. Беткә ачу итеп, тунны утка ягу. Дөнья күләмендәге спорт чарасын үткәреп Татарстанны танытабыз дип мактандык та, өч казны “җәзалап” үзебезнең цивилизация дәрәҗәсен күрсәттек.

“Без пармезан ашамыйбыз” дип үзен юатучылар базар икътисадының төп кануны конкуренция булуын һич аңламый. Кибет киштәсендә кыйбатлы һәм сыйфатлы продукт булмаса, безнең җитештерүчеләр өчен арзанрак һәм сыйфатлырак шундый ук продукт эшләп чыгару өчен бернинди омтылыш булмаячак. Димәк, безнең продуктларга да бәя артачак һәм аларның сыйфаты начараячак. Яшәдек, күрдек андый заманны.

Заманалар узгач, мәчет манарасын кисүләрнең дә, бер гаепсез кешеләрне халык дошманы дип яла ягуларның да зур хата булуын вакыт үзе раслады. Татарда “ризыкның киялеге килә” дигән гыйбарә бар. Порошенкодан үч алабыз дип “Рошен” кәнфитләрен таптаган Донбасс халкына нинди зур фаҗига килде. Чит илләрдән үч алабыз дип ризыкны чүплектә трактордан таптатканнар ризык киялеге килер дип ничек курыкмый?

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра