Казакъстанда тәнгә бәясе 30% төште

Казакъстан хөкүмәтенең валюта коридорыннан баш тартып яңа финанс сәясәт игълан итүе белән тәнгә бәясе төште, доллар сату нокталары ябылды.

Казакъстан премьер-министры Карим Масимов бүгеннән тәнгә курсын тотып тору бетте, аның бәясе базардагы вазгыятькә карап үзгәреп торачак дигән хәбәреннән соң бер доллар 255 тәнгәгә менде, ягъни 30% кыйбатланды.

Бүген илнең зур шәһәрләрендә акча алмаштыру нокталары ябык. Кайбер банклар, интернет-кибетләр, йорт җиһазлары сатучы челтәрләр һәм зур сәүдә үзәкләре эшләми.

Казакъстан милли банкы һәм хөкүмәт 20 августтан яңа акча-кредит сәясәтен башлый. Акчаның кыйммәте инфляциягә карап үзгәрәчәк. Бу үзгәрешләр дөнья икътисады һәм эчке валюта базарына бәйле булачак.

Тәнгә бәясе Русиядә рубльнең һәм нефть бәясенә бәйле.

Your browser doesn’t support HTML5

Тәнгә бәясе төште. Алматыдан реакция