Уфадан Тольяттига барган автобус казасында 22 кеше яраланган

Самар өлкәсендә һәлакәт урыны

Уфа-Тольятти юлында кичке сәгатьләрдә әйләнеп капланган автобуста 26 кеше булган. 9 кеше хастаханәгә салынган, аларның икесе балалар.

Пәнҗешәмбе кич Уфадан Тольяттидага барган автобус юлдан чыгып ауган. Кайбер мәгълүматларга караганда, автобус әйләнеп капланган. Автобуста 26 кеше булган, аларның 22се төрле тән җәрәхәтләре алган, 9 кеше хастаханәгә салынган, аларның икесе балалар.

Автобусны 28 ел машина йөртү тәҗрибәсе булган 46 яшьлек Башкортстан кешесе алып барган.

Самар өлкәсенең эчке эшләр идарәсе автобусның техник әзерлеген һәм аны йөртүченең сәламәтлеген тикшерә.

Кичә Татарстанның Әлмәт районында ике җиңел машина белән йөк машинасы бәрелеп ике бала һәлак булды. Балаларның каешлары эләктерелмәгән булган.