Казанда беренче "Мәдәниятләр мозаикасы" фестивале үтте

Your browser doesn’t support HTML5

29 август Казанда "Мәдәниятләр мозаикасы" беренче республика этноконфессиональ фестивале үтте. Әлеге чара Республика көненә багышланды һәм аны Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ачты. Фестивальдә республикадагы 20дән артык милли-мәдәни мохтарият тәкъдим ителде.