Миңнеханов Гали мәчетен төзекләндерүне тизләтергә кушты

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2 сентябрьдә Казандагы Гали мәчетен төзекләндерү эшләрен карарга килгәч, башкарылган эшкә ризасызлык белдереп төзүчеләргә тизрәк эшләргә һәм мәчетне тизрәк тапшырырга кушты. Мәчетне декабрьдә Мәүлид бәйрәмендә яңадан ачу максаты куелган. Биредә Татарстан мөселманнары диния идарәсе урнашачак.