Хәйбулла халкы сусыз интегә

Your browser doesn’t support HTML5

Башкортстанның Хәйбулла районында су мәсьәләсе кискен тора. Кешеләрнең бакчага түгел, хәтта чәй кайнатып эчәргә дә суы юк. Урындагы авыл биләмәсе җитәкчелеге исә гаиләләрне су өчен акча түләмәүдә гаепли. Ә кешеләр “су килсә түлибез, булмаса, ни өчен бушка акча бирергә тиешбез”, дип зарлана.