Казан яһүдләре синагоганың 100 еллыгын зурлап бәйрәм итә

Your browser doesn’t support HTML5

3 сентябрь Казанда IV Халыкара яһүд музыкасы фестиваленең тантаналы ачылышы булды. Бу чаралар синагоганың 100 еллыгына багышланды, юбилейга төзекләндерелгән синагога бинасы ачылды. Яһүдләрнең бәйрәменә Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Илсур Метшин да килде.