Башкортстан үз хисабына Карасубазарда ике мәктәпне төзекләндерәчәк

Мәктәпләрдә эшне башкарачак ширкәт 8 сентябрьдә сайланачак.

Башкорстан Кырымның Карасубазар районында үз хисабына ике мәктәпне төзекләндерүне финансларга исәп тота. Бу хакта дәүләтнең тендерлар турындагы сәхифәсендә хәбәр ителә. Анда әйтелгәнчә, "Башкоммунэнерго" заказчы булып тора, ә хезмәтне Социаль максатчан програмнар фонды финанслаячак.

Эшләрне башкарачак ширкәт 8 сентябрьдә сайланачак. Ул 3нче сандагы Карасубазар урта мәктәбе һәм Мельничовский урта мәктәбе түбәсен төзекләндерәчәк, тәрәзәләрне һәм ишекне алмаштырачак. Төзекләндерү бәясе 7,06 миллион һәм 4,01 миллион сумга кадәр булачак.