Зөя утравындагы төзелешләр UNESCO исемлегенә юлны япмасмы?

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан хөкүмәте карары белән Зөя утравы музей-тыюлыка әверелде. Канун музейларга тарихи биналарны аеруча саклауны да, туристлар өчен кафе, кунакханәләр ачуны да рөхсәт итә. UNESCO белгечләре Болгар музей-тыюлыгындагы яңа биналар аркасында Татарстанның беренче мөрәҗәгатен кире каккан иде.