Кубызчы Миңлегафур Зәйнетдинов Астанада Гран-при яулады

Your browser doesn’t support HTML5

Башкорт дәүләт филармониясе виртуоз-кубызчысы Миңлегафур Зәйнетдинов Казакъстан башкаласы Астанада Тарих һәм мәдәният дип аталган милли сәнәгать фестивалендә Музыка кораллары номинациясендәге иң югары бүләк – Гран-прига лаек булды. Опера йолдызы Әлфия Кәримова Вокал бәйгесендә беренче премияне алды.Фестиваль Казакъ ханлыгының барлыкка килүнең 550 еллыга багышлап үткәрелде. Анда 17 илдән 65 кеше катнашты.