Казанда Илдар Хановның Галәм гыйбадәтханәсе дәүләттән ярдәм көтә

Your browser doesn’t support HTML5

Танылган татар рәссамы, сынчы, архитектор Илдар Ханов төзеп калдырган Галәм гыйбадәтханәсе дәүләт ярдәме көтә. Бу хакта безгә 12 сентябрь гыйбадәтханәдә үткән “Көз бәйрәме” исемле музыкаль кичәдә әйттеләр. Чараны оештыручылар Илдар Ханов нигез салган бинага казаннарның һәм туристларның игътибарын җәлеп итмәкче.